Апас электриклары һәрвакыт эштә

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

-Район электр челтәрләре коллективы эштә дә, спортта һәм ялларында да бердәм,-ди коллектив җитәкчесе Ленар Гафаров. –Без быел да районыбызның электр хуҗалыгын камилләштерүгә зур игътибар бирәбез. Район территориясендәге югары көчәнешле электр линияләренең гомуми озынлыгы 1 августка 460 километр, урам ут линияләренең гомуми озынлыгы 500 километр тәшкил итә. район кулланучыларына электр энергиясе 4 зур егәрлекле подстанция, 300 дән артык трансформатор аша озатыла. Янгын, электр куркынычсызлыгын да тиешенчә кайгыртабыз-элеккеге ачык чыбыклы һава линияләрнең бик күбесен кабельгә алыштыру һәм җир астына күчерү дәвам итә. Аларның гомуми озынлыгы бүгенгә 150 километрга җитте инде. Быелгы сезонда Тутай һәм Күкшем авылларында 3 трансформатор алыштырылды. Зур Болгар авылы фермасы территориясендә 1 километр озынлыкта СИП линияләре куелды, бу җитештерү объектларында янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итә. Шундый ук линия Йомралы авыл фермасында да монтажланды. Урта һәм Югары Биябаш авыллары эчендә дә ачык һава электр линияләрен август аенда шулай реконструкцияләү, СИП линиясенщ алыштыру көтелә. Аның гомуми озынлыгы 1 километрдан артык булачак. Сентябрь аенда Бакырчы якларында 3,5 километрлык кыр электр линияләре капиталь яңартылачак. Апасның Мелиораторлар урамында да СИП линияләре куелачак.

Электр кешегә, көнкүрештә зур уңайлыклар тәэмин итә. Аның белән сак эш итәргә онытмагыз. Урам, йорттагы электр хуҗалыгында берәр төзексезлеккә тап булсагыз кичекмәстән безнең тәүлек буе постта торучы диспетчырлык хезмәтенә хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International