Апаста су юллары яңартыла

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

-Апас урамнарындагы суүткәргечләрнең яртысы диярлек -4,5 километр озынлыкта-элеккечә җирне ертып, асфальтны ватып траншея казымыйча гына яңартыла. Моның өчен подрядчы оешманың ике бик көчле һәм заманча җир астыннан горизонталь бораулау махсус техникасы кулланыла. Борау исә җир асты коммуникацияләренә зыян салмый-элемтә һәм электр кабельләре, басым астындагы элеккеге суүткәгечләр-аларны әйләнеп үтә. Бу заманча техника белән эшләүче белгечләр җир астында ниләр ятканын махсус электрон сканер экраныннан карап-тикшереп, борауны кирәкле юнәлешкә һәм тирәнлеккә көйли. “Чиста су” программасы буенча быел район үзәге урамнарына 13 чакрымлык яңа суүткәргечләр салыначак. Барлыгы 28 җирдә махсус техника, янгын сүндерү машиналарына су алу гидрантлары куелачак,-ди Ринат Миначев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International