Иске Әнәле авылы клубында Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетләр хөрмәтенә “Суны-җир итеп, экипажны- гаилә итеп, хезмәт итеп кайткан егетләр” дип аталган күргәзмә оешты. Биредә егетләрнең фотосурәтләре, солдат еллары истәлекләре, киемнәре куелды. Кич белән кичәге солдатлар һәм яшьләр катнашында дискотека узды.