Апаста чик буе сакчыларын хөрмәт итәләр

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Район хакимияте бинасы, үзәк китапханә каршысындагы Ана һәйкәле янәшәсендә яшьлекләрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче апаслылар хөрмәтенә обелиск төзелеше эшләре башланды.

- Шундый ук монумент-һәйкәл Германиядә хәрби хезмәт үткән апаслылар хөрмәтенә дә төзелде. Ул район ЗАГС бинасы каршысында урнаштырылды һәм 12 июньдә тантаналы шартларда ачылды. Аның төзелешендә район башлыгы һәм Янгелде фермеры Илһам Багавиев башлап йөрде. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәйкәле кирәклеге район башлыгының яшьләр, шул гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр белән быелгы бер очрашып сөйләшүдә күтәрелде. Сорауларыгыз булса район хәрби комиссариатына 21-3-74. 21-6-31 телефоннары аша хәбәргә керүгезне үтенеп сорыйбыз,-ди район хәрби комиссариатының мобилизация бүлекчәсе җитәкчесе Илсур Гатиятуллин. -21 авыл җирлеге буенча төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр апаслылар турында тулы мәгълүмат тупланды. Авыл җирлекләренә бу ярдәмнәре, оперативлык өчен рәхмәт белдерәбез. Ә менә бүген Апасның үзендә яшәүче кичәге чик сакчылары базасы әлегә тулы түгел. Апас бистәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре бу эшне тизләтсә бик яхшы булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International