– Менә балалар сез килгән төшкә дип әле генә ишек алдын себереп кердем. Бакчаларга да күз йөртеп алдым, - дип каршы алды безне Мөнирә әби.
Үтәмеш авылында туып-үскән кыз баланың балалык, яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Атка атланып, үгез җигеп Каратуннан ягулык ташуларын, колхоз эшендә кул хезмәте белән башкаруларын бәйнә-бәйнә сөйләде. Тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Мөнирә әби улы Разых, килене Зөһрә белән 34 ел бергә яшиләр. Тормышлары бик әйбәт, әниләрен хөрмәт итәләр, кадерлиләр, аның күзенә генә карап торалар. Әниләренең 90 яшьлегенә туганнары, балалары, оныклары, күршеләре җыелган иде. Түбән Барыштан бертуган сеңелесе Мөслимә апа Зиннәтуллина да килгән.
– Без биш баладан апа белән икәү генә калдык. Ул минем әни урынына калган кеше. Гомер буе ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәдек. Гел шулай сәламәтлектә, безне шатландырып яшәсен, - диде ул.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин изге теләкләрен, бүләген ирештерде. Мөнирә әби шулай зурлап котлауларга бик шатланды.
– Үзегез дә озын гомерле булыгыз. Минекеләр кебек яратсыннар. Эшегездә, тормышыгызда уңышларга ирешегез. Йөргән юлларыгыз хәвефсез булсын, - дип озатып калды.