2 август – Тимерьюлчылар көне. Безнең районыбыз аша Горький тимер юлы уза. Бу тармакка бәйле барлык хезмәтчәннәрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Аларга изге теләкләремне юллыйм. Поездлар хәвеф-хәтәрсез йөрсен, юллар төзек булсын! Барлык тимерьюлчыларга исәнлек, бәхет, иминлек телим.
2 август – һава десанты гаскәрләре көне. Биредә хезмәт иткән һәм итүче ир-егетләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим.
Рәшид Заһидуллин,
муниципаль район башлыгы.