Һава шартлары матур торган көннәрдә юлчыларның да урак өсте. Һәрбер җирдә кызу эш кайный. Уланово-Каратун трассасының 34-35 чакырым аралыгында “Татавтодор” оешмасының Апас филиалы хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.
Ун кешелек бригадада баш күтәрми эшлиләр. Карап торсаң аларның җитезлегенә күз иярми. Бригада мастеры Рифат Кәлимуллин яшь кенә булса да таләпләренә туры китереп эшләү алымнарын куллана.
– Бригадабызда күпчелек яшьләр, һәрберсе үз эшен белеп башкара. 500 метр озынлыкта знак-билгеләр белән бүлеп куйдык. Чокырланып-ватылган җирне башта чистартабыз, себерәбез, әзерләп бетергәч кенә яңа асфальт белән ябабыз. Эш сәгате иртәнге җидедә башланып, кичке бишкә кадәр дәвам итә, - диде мастер егет. Апас егете Морат Мусаев әлеге идарәдә ун елдан бирле хезмәт итә.
– Аграр көллиятне тәмамлагач юл төзелешенә гади эшче булып урнаштым. Хәзер мин тракторист булып эшлим. Миңа монда бик ошый, эшемне яратып башкарам, - ди Морат.