Апас ветераннары тарих буйлап сәяхәт кылды

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Апас бистәсе  ветераннар Советы яңа составы оешуның 5 еллыгын аның җитәкчесе Расыйх Латыйпов үзенчәлекле итеп үткәрде. 1 августта хакимият бүлеп биргән зур автобуска утырып  иң актив әгъзалары, атаклы “Садә” ансамбле җырчы-биюче-тальянчылары район музейлары белән танышып кайттылар. Район үзәгендәге “Туган як”, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева, Тутайда Сара Садыйкова, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музей хезмәткәрләре аларны бик җылы каршылады. Тарихи экспонатлар, бу олы шәхесләрнең шәхси әйберләре, яңартылган стенд-күргәзмәләр, борынгы табылдыклар-барысы да шушы көнне район эчендә 110 километрлык экскурсия маршрутына чыгучылар хозурына тәкъдим ителде. Музей җитәкчеләре Рәмис Ногманов, Гөлнара Хәйруллина, Гөлсөя Гайнуллина һәм Рәшит Гыйльметдинов апаслылар күңеленә хуш килерлек итеп чыгыш ясадылар. Кунакларны чәй табыннарына  да чакырдылар.

Кичке  сигездә Апас ветераннары Олы Бакырчы авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә “Садә” ансамбле белән бергә әзерләгән эчтәлекле концерт куеп авыл халкын күңелле ял иттерделәр. Татарстанкүләм иҗади конкурсларда югары бәяләнгән “Корама юрган бәхет китерә” музыкаль-фольклор композициясе, Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектакленнән сәхнә күренеше, төрле җыр-биюләр тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Концерт-тамашада мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча район башкарма комитетының урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Әлеге очрашуның күңелле, файдалы булуын ассызыклап үтте. Өлкәннәребезгә рәхмәтен җиткерде.

-Бу сәяхәтебез соңгысы түгел. Авыл җирлекләре ветераннар Советлары белән очрашып сөйләшү, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашулар дәвам итәчәк,-ди Расыйх Латыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International