Олы Болгаер авыл җирлеге гармунчыларга бай. Мәдәният хезмәткәрләре музыка уен коралларында уйный белүчеләрне чишмә буена җыйды. Оста җырчылар да табигать кочагында чыгыш ясады. Читтә яшәүче болгаерлылар да авылларын сагынып кайткан иде. Яңа гына төзекләндерелгән чишмә яны гөр килеп торды. "Гармун моңы - йөрәк җыры " фестивале кысаларында узучы чарада мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты