“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале кысаларында чаралар дәвам итә. 11 августта, 18.00 сәгатьтә районың Үзәк ял паркында “Уйнагыз, Апас гармуннары” бәйгесе оештырыла. Анда Апас бистәсендә яшәүче үзешчән гармунчылар катнашачак. Шулай ук республиканың танылган гармунчылары да кунак булып килер дип көтелә.
