Апаста Хәйрия концерты узды

2017 елның 4 августы, җомга

3 августта район мәдәният йортында Хәйрия концерты узды. Ул Үтәмештә яшәүче сабый бала Данилга ярдәм йөзеннән оештырылды. Изге эштә райондашлар теләп катнашты. Барлыгы 400 билет сатылды. Шулай ук куелган тартмачыкка акча салып та, үз өлешләрен кертүчеләр булды. Җыелган 48 мең сум акча концерт барышында ук Әхмәтҗановлар гаиләсенә тапшырылды. Җырчы-биючеләребез дә үзләренең чыгышлары белән саваплы гамәл башкардылар. Тамашачы исә ярдәменнән тыш эчтәлекле концерт карап, рухи азык алып таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International