Йомралы берләшмәсе Чүрибураш бүлекчәсенең 100 гектарлы көзге бодай кырында иртән башланып киткән хезмәт шавы кичке караңгыга кадәр тынмый

2017 елның 4 августы, җомга

Биредә дүрт комбайн, икмәк ташучы машиналар бертуктаусыз эштә, янгын сүндерү машинасы куелган.

– Кырларыбызда күкрәп игеннәр өлгерде, комбайннар суктырганны машиналар ташып тора. Өзеклекләр булганы юк. Уңышы да бик әйбәт, 30-31 центнер чыга. Кырга килеп ике тапкыр кайнар азык белән ашату оештырылган. Пешерүчеләребез Фаягөл Гатауллина белән Гөлнар Сираҗевалар бик тәмле итеп әзерлиләр. Уракка чыккан көнне үк алма бәлеше пешереп килгәннәр иде, - ди бүлекчә җитәкчесе Азат Гайнетдинов.

Эльвира Хатмуллина ике елдан бирле урак барышында үз өлешен кертә. Кырдагы барлык исәп-хисап эшләрен башкара ул.

– Иртәннән кичке караңгыга кадәр шушында комбайннар күпме суктырган, машиналар ничә рейс ташыган барысында язып барып, сәгать дүрттә якынча сводка бирәбез, эш тәмамлангач соңгысын тапшырабыз, - ди Эльвира ханым.

Борнаш авылында туып-үскән Тәлгать абый Абзалов гомере буе руль артында. Ике дистә елдан артык Сельхозтехникада төрле машиналарда эшләргә туры килә аңа. Алты-җиде елдан бирле “Ак барс” МТКның 2нче филиалында КамАзда эшли.

 –  Әле генә Горбунов, Йомралы, Әлмәндәр берләшмәләрендә сенаж ташыдык, инде менә икмәккә керештек, аннан чөгендер ташый башлыйбыз. Һава шартлары яхшы булсын да, вакытында амбарларга салырга булсын иде, - ди Тәлгать абый.

Айрат абый Исмәгыйлев Йомралы ягының алдынгы комбайнчысы, бүгенге көндә ул Марсель Сәмигуллин белән эшли.

– Мин инде бик кечкенә вакыттан әти янында комбайнга утырып йөри идем. Үземә дә бик күп төрле техникага утырырга туры килде. Җир кешесе без, туган якның кырларын иңләү үзе зур бәхет, -ди алдынгы механизатор.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International