Апас музеенда сәгатьләр күргәзмәсе

2017 елның 4 августы, җомга

Апас музеенда тиздән бирегә күпләп килүче тарих җанлы сәяхәтчеләр, кунаклар  хозурына стена-өстәл сәгатьләре, будильниклар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Аның саклагычларында бүген төрле гасырларда, төрле илләрдә чыгарылган 57 тарихи экспонат бар.

-Кукмара яклары киез итек, Шәле яклары йомшак шәлләре белән атаклы,-ди аның тиктормас, эзләнүчән, энтузиаст җитәкчесе Рәмис Ногманов. -Ә безнең Апасыбыз сәгать төзәтү осталары  Наил, Назыйф Салаватовлар гаилә династиясе белән данлыклы. Сәгатьләр күргәзмәсендәге 30 экспонат шушы гаилә архивыннан куелды. Белем көне-1 сентябргә бу күргәзмә стендлары тагын да тулыланачак.  Экспонатларның бик күбесе төзек хәлдә булып, әле дә сәгать-минутлар саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International