Чишмә буена- челтерәп аккан шифалы суыннан авыз итәргә кемнәр генә тукталмый. Кызыл Тау авыл җирлеге хезмәткәрләре Рөстәм Гаффаров төзекләндергән чишмәне һәр ел саен чистартып, тәртипкә китереп торалар. Алар изге эшкә быел да кушылды. Тирә-юньне тәртипләп, буяп, матурлап куйдылар.