Апаста игенчеләр өчен агитбригада чыгыш ясый

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Кырларда эшләүче игенчеләр өчен, төшке аш вакытында, район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын җырладылар. Җәйге кояш астында эшләүче механизаторларның күңелләрен күтәреп, алга таба тагында тырышлык белән эшләр өчен көчләр бирделәр.

Шулай ук урак эшләренең барышы белән танышу максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбәдуллин басу-кырларда булып игенчеләр белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International