Иске Йомралыда яшәүче Рәшит Гыйниятуллин бик тә сүзгә тапкыр, җор телле булып чыкты. Гармунчылар фестивалендә уйнап тамашачыны да шаккатырды. Гармун уйнарга бала чакта үзлегеннән өйрәнә. Әтисе гармун да алып бирә. Кичке уеннарда егет-кызларны биетерлек итеп уйный да башлый. Мәктәпне тәмамлагач Апаста СПТУда укып кайта ул, трактор правасы да ала. Шулай да яшьтән үк көтү көтәргә керешә.
– Бөтен кеше табиб була алмаган кебек, бөтен кеше көтүче дә була алмый. Мин үз һөнәремне яратам. Чыбыркыны да үзем ясыйм. Өч метрдан артса шартламый ул. Саф һавада басуларны иңләү, төрле чәчәк, үлән исләрен иснәү, ничәшәр чакрым җәяү йөрү үзе дәва бит ул. Табигатьнең матурлыгына сокланып туеп булмый. Гармун уйныйсы килгән вакытларымда кычкырып җырлап та җибәрәм, - ди Рәшит абый. Тормыш иптәше белән бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Инвалид апаларын да кадерлиләр. Һәр көннең кадерен белеп, тормышның ямен татып, хезмәтеннән тәм табып яши һәм эшли Рәшит Гыйниятуллин.