Мәктәптә рәхәт

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Тизрәк үсәсем, укырга керәсем килгән иде. Мәктәп- бик күңелле урын дип уйлап йөргән идем, һич тә ялгышмаганмын икән бит. Чыннан да шулай икән, анда шундый рәхәт, күңелле, дуслар белән уйныйсың, укыйсың, сорт белән шөгыльләнәсең. 
Күз ачып йомганчы бер ел узы та китте. Укулар тәмамлангач, мәктәп яны лагерына йөрдем, рәхәтләнеп ял иттем, тәмнүшкәләр белән сыйландым, дуслар белән уйнадым. Ә менә иң күңелле көн, "Боз сарае"на барган көн булды. Минем өчен ул икенче мәктәп булып тора, чөнки мин атнага 4 тапкыр хоккей уйнарга барам. 
Каникуллар тәмамлангач, мин инде шактый зур үсеп, яраткан мәктәбемдә, икенче сыйныфта укуымны дәвам итәчәкмен.Ә хәзергә ямьле җәй кочагында рәхәтләнеп ял итим. 
Биеш урта мәктәбе укучысы Алмаз Садыйков. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International