Багышта яшәүче Гайнелҗиһан әбигә 90 яшь тулды

2017 елның 11 августы, җомга

Багыш авылында улы Госман, килене Тәскирә тәрбиясендә гомер итеп, 10 августта 90 яшьлеген каршылаган Гайнелҗиһан Нигъмәтҗановага Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бик җылы юрганлы чемоданны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге, биредәге бүлекчә җитәкчеләре бүләкләре белән бу нурлы өйгә кунакка килделәр. Барыбызны шаккатырып, Владимир Путин котлавын шартлатып, күзлексез укып та күрсәтте әле әбекәебез.

-Бик шөкер, иртә мәрхүм бабаем Әүхәдулла белән 4 солдат егет, 2 кыз бала тәрбияләп үстердек. Мин эшләмәгән эш калмады. Бүген 10 оныгым, 15 оныкчыгым бар,– дип юбиляр 9 айлык иң яраткан, төпчек оныгы Әюпны кочаклап бик теләп чәчәкләр уртасында фотога төште. Юбилеең котлы, гомерең бер гасырлык,  кияү-киленнәрең, ул-кызларың, онык-оныкчыкларың һаман шулай әдәпле, иманлы булсын Гайнелҗиһан апа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International