Игенчеләр көнне-төнгә ялгап өлгергән уңышны амбарларга салу эшендә бар көчләрен биреп эшлиләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә тәүлек әйләнәсе кырларда булып, техниканың төзеклелеге, ягулык белән тәэмин ителешен күз уңында тота. Бердәм булып, һәр минутның кадерен белеп, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу бурычын куя.
Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсендәге 209 гектар мәйдандагы кырда көзге бодай бик мулдан уңган. Әтиле-уллы Шәриповлар әлеге күкрәп уңган кырга беренче башлап керделәр.
– Карап торырга да бик матур күренә, уңышы да әйбәт булыр. Хәерле сәгатьтә, - дип юл алды Ленар Шәрипов. Алар артыннан Ибәтуллиннар комбайны эшкә кереште. Фирдүс абыйның ике улы да әтиләре янында.
– Урып-җыю вакытының җаваплы чор икәнен беләбез. Комбайныбыз гына ватылмый эшләсен. Яңгырлар яумый торсын дип телибез, - диләр алар.