Дәүләки ашханәсендә Роза Сибгатуллина, Айгөл Вәлиева, Ильмира Хөсәинова игенчеләргә берсеннән берсе тәмле ризыклар пешерәләр.
– Икенче сезон бергә дус-тату эшлибез. Дүрт тапкыр кырга чыгып ашатабыз. Аш, ботка, ит ризыклары, камыр ризыклары, коймаклар пешерәбез. Салатлар ясыйбыз. Төрле җимешләрдән компотлар ясыйбыз, - ди ашханә мөдире Роза Сибгатуллина.