Чирмешән авылыннан Рәис Нигъмәтҗанов комбайннарга, машиналарга эш урыннарына килеп ягулык сала. – Биш ел әлеге машинада эшлим. Тәүлек әйләнәсе ягулык белән тәэмин итеп торам. Ягулык белән өзеклек булганы юк әле, - ди Рәис абый.