Ындырчыда барлык урамнар таш юллы бүген

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Һәр ел башында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район оешма вәкилләре катнашында авыл җыеннары уза. Әлеге очрашуда Ындырчы халкы юл сораган иде.

-10 августка олы юлдан ферма-машина-трактор паркы, ындыр табагына кадәр дәүләт программасы буенча 400 метр озынлыкта Урал ташлы  юл салынды. Тукай урамы, Арткы урамнарда 15 хуҗалык, иллеләп кеше яши.  Эшкә шул урамнар башындагы ферма тыкрыгыннан барасы, чөнки бөтен җитештерү объектлары шунда.  Ниһаять, бу проблемабыз 100 процент хәл ителде. Дәүләт программасы буенча бу як урамнар 800 метр тулысынча чыдам таш юллы булды. Үзара салым акчасына 240 метрлы урам юлларына ком-таш җәйдек, - ди авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин.

-Гомерем буе фермада эшләдем. Көз-яз айларында үтеп булмаслык боламык-сазлыкка әйләнә иде бу юл,-диде аны җөпләп, 70 яшьлек Мәдинә Хәлилова.

-Ул гына да түгел, кичә Апас юлчылары эшен бетереп авыл җирлеге, халыкка тапшырып киткән Урал ташлы юл читендә авыл зираты да бар. Беррәттән Батырлар һәйкәле, мәчеткә, клубка керү юлы да төзекләндерелде. Җитәкчеләргә, депутатларга, шушы халык бик көткән таш юлны бер атнада төзеп биргән Апас юлчыларына рәхмәтебез чик-чамасыз,-дип авыл җирлеге башлыгы шатлыгын имам-хатыйп Ирек Идрисов та уртаклашты.

 Вил Хантимеров та үз сүзен өстәде:

-Апас “Строймаркет” төзүчеләре 2 ел элек Бөя елгасының Себерче ягында 633 метрлы ярларын ныгытты, агымын тирәнәйтте. Быел менә тимер юл ягында тагын 600 метрлы өлешен язгы су ташып авылны басмаслык итеп төзекләндерә башладылар. Урамнарыбыз асфальт-таш юллы. Якты утлар яна, өйләрне газ җылыта, һәммә йортта телефоннар. Авылдашларымның, олы юлдан узучыларның Чишмә суыннан өзелгәне юк. Ындырчы һаман үсеш-хәрәкәттә! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International