Апаста тагын өч комбайн экипажы 5мең сумлык премия алды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин басу-кырларда булып алдынгы комбайнчыларга 5 мең сум күләмендә премия тапшырды. Әлеге премиягә Горбунов берләшмәсеннән әтиле-уллы Ибәтуллиннар, Марат Гыйбадуллин, Айрат Шәйхетдинов экипажлары лаек булды. Район башлыгы һәрберсенә Апас тамгасы белән кепкалар да бүләк итте. – Безнең эшне күреп, кызу урак өстендә шулай зурлап акчалата премия биргәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт, - диләр алдынгы комбайнчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International