– Кыш көне фермада оператор хезмәтен башкарам. Дүрт ел ындыр табагы мөдире булдым. Хәзергесе вакытта кырда кайткан-киткән машиналарны, ничә бункер суктырганнарын язып, төгәл исәп-хисап эшләрен алып барам. Икмәкнең чыгышы бик әйбәт быел, һава шартлары яхшы булганда эшлисе генә килеп тора, - ди ул.