Апаста икенче яңа автотукталыш төзелә башлады

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Апас үзәгендә элеккеге санитария-эпидемиология үзәгенә Кызыл Армия урамыннан керүче тыкрык тагын 60 метр озынлыкта, 15 метрга киңәйтелеп, биредә кимендә 50 машинага исәпләнгән заманча автотукталыш ясалачак. Подрядчы «Строймаркет” оешмасы техникасы бүген юан торбалар кайтаруны башлап җибәрде. Биредә дә Үзәк музей янәшәсендә бер атна элек 50 машинага исәпләнеп төзелгән автотукталыштагы кебек чыдам брусчатка җәеләчәк, урам утлары һәм видеокүзәтү системалары монтажланачак. Әппәс күлләреннән матур күперле Парк инеше аша агучы су агымы исә җир астына күчереләчәк. Бу эшләр төгәлләнгәч Үзәк паркка керү юллары тагын да артачак, матурланачак һәм иркенәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International