14 августта Апас мәктәбендә район мәктәпләре сыйныф җитәкчеләренең “Этнокультура компонентлары нигезендә тәрбия бирү” исемле беренче секция утырышы уздырылды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев катнашты һәм чыгыш ясады. Укытучыларның август конференциясе эш программасы буенча 15 августта мәктәпләрнең тормыш куркынычсызлыгы, физик культура укытучылары секциясе район үзәк музеенда үз утырышын үткәрде. Шулай ук бу көнне Чүрибураш, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш, Дәүләки, Урта Балтай мәктәпләрендә дә район укытучылары төрле секцияләргә бүленеп үз утырышларын уздырдылар. Төрле секция утырышлары Урта Балтай, Каратун, Биеш мәктәпләре һәм Апас Үзәк музеенда үтәчәк.