10 август көнне җирле шагыйрәбез Вәзимә Зәки кызы Рәхимова катнашында шигырь сөючеләр белән очрашу кичәсе узды. «Күңелемдәге моңнарым» дигән очрашуга өлкәннәр һәм балалар авыл китапханәсенә килделәр.
Вәзимә апа язган шигырьләрне балалар да, өлкәннәр дә, шагыйрә үзе дә укыды. Аның сүзләренә язылган җырларны республикабызның күп кенә атаклы җырчылары башкаралар.Мәсәлән «Назлар» исемле җырны Фәридә-Алсу дуэты башкара. Бу композиция Барс-медиа конкурсының «Алтын Барс» сынына лаек булды.
Вәзимә ханым шулай ук туган як табигатенә, экологиягә кагылышлы шигырьләр дә иҗат итә. Үзебезнең район җирлегендә үсеп, шәхес булган кешеләргә дә шигырьләрен багышлый.
Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Җаббарова Элвира һәм «Рәйхан» ансамбле аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.
Кичәдә Вәзимә апа кызыклы сорауларга җаваплар бирде, үзе турында сөйләде. Очрашудан барысы да канәгатъ булдылар, аңа иҗади уңышлар теләделәр.
Хисамова Р.К.