Апаста Бассейн төзелеше башланды

2017 елның 18 августы, җомга

Апасның үзәк стадионында бассейн төзү эшенә керештеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эш барышы белән якыннан танышты. – Бассейн өчен катлаван казу эшенә керештек. Биредә бер экскаватор, бер машина эшли. Әлеге бинада балалар һәм зурлар өчен бассейн, чишенү-киенү бүлмәләре, ял бүлмәсе булачак, - ди “Фортекс” оешмасының эш бирүче белгече Алексей Попко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International