Дәүләки авылы китапханәсендә "Чиккән сөлгем - куңелем көзгесе , кулъяулыгым - сөюем билгесе" - дигән күргәзмә оештырылды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Сөлге чигүче остазларыбыз белән әдәби тематик кичә үткәрелде.Кичәдә сөлгегә багышланган шигырьләр җырлар яңгырады, Сабантуй сөлгесе җыю күренеше күрсәтелде, көрәш батырларының сөлгене дөрес итеп куллану тәртибен аңлатып, көрәш алымнары күрсәтелде. Сөлге - кулъяулыкларыбызның тарихлары белэн таныштык, һәрбер сөлге - кулъяулыкның үзенә күрә кызык тарихы бар. Кичәдә хәтта, Германиядән бүләк буларак кайткан үзенчәлекле ап -ак пар сөлге дә бар иде. 
Шушы чиккән сөлгеләребез, сандык төпләрендә генә ятмыйча, халыкка, яшь буынга житкерелү максатыннан уткәрелгән кичә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International