Чираттагы сәфәребез күкрәп уңган ашлык басулары белән сокландыручы АгроАктив хуҗалыгына булды. Хуҗалыкның 3552 гектар җирендә көзге культуралар, борчак, арыш, көнбагыш, арпа, солы, кукуруз һәм күпеллык үләннәр үсә. 163 гектарлы арпа кырында дүрт комбайн суктырган икмәкне дүрт машина ташып тора, янгын сүндерү техникасы куелган.
Кырык елга якын кыр корабын иярләгән Рәшит абый Сөнгатуллин штурвалны улы Рәзилгә тапшырган. – Аграр көллиятне тәмамлап, армиядә хезмәт иттем. Кайткач хуҗалыкта эшли башладым. Өченче сезон әти белән урып-җыю эшендә катнашам. Әти кечкенәдән өйрәтеп килде. Хәзер дә бергә киңәшләшеп эшлибез. Уңыш бик әйбәт, 20шәр бункер суктырып алабыз, - ди Рәзил Сөнгатуллин. Шулай ук әтиле-уллы Равил абый белән Раил Нигъмәтуллиннар, Илгиз абый белән Илнар Шиһаповлар, Рөстәм абый белән Рушан Миңнуллиннар көнне-төнгә ялгап хезмәт итәләр. – Әти җиде дистәне ваклап килсә дә уракка чыкмый кала алмады. Гомере буе туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашып, киңәшеп эшлибез. Хезмәт хакы да гаиләдән чыкмый, - ди Илгиз абыйның эшен дәвам итүче Илнар Шиһапов.
“Беларус” тракторына 10 тонна су сыешлы янгын сүндерү техникасы урнаштырылган. Ул кырда кизү тора. – Ел әйләнәсе тракторым белән җир эшкәртәм. Урып-җыю эшләре барган вакытта янгын сүндерү җайланмасын тагып, комбайннар белән бергә киләм, алар кайтканда кайтам. Көннәр кызу торганда бик сак булырга кирәк, күңелсезлекләр булмасын иде, - ди Болын-Балыкчы егете Марс Хисамов. Комбайннар суктырганны машиналар вакытында складларга ташып урнаштырып торалар. – Өченче ел әлеге хуҗалыкта КамАЗ машинасында эшлим. Урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Икмәкнең чыгышы да бик әйбәт. Уннан артык рейс ясыйбыз. Эшебезне күрәләр, хезмәт хакын, премияләрен бирәләр. Без бик канәгать, - ди Рафис Рәхмәтуллин.
– Икмәкнең чыгышы бик әйбәт бүген. 70 центнердан артык чыккан кырлар да бар. Агроном, бригадир тәүлек әйләнәсе кырда. Иртән комбайннарны карап, чистартып, икмәкнең дымлылыгын тикшереп чыгабыз. Чык төшкәнче эшлибез. Күпчелек кырларны егып, суктырырга тырышабыз. Икмәк кабул итү пунктына һәм үзебезнең амбарларга ташыйбыз. Чәчүлеккә һәм пай җирләре өчен халыкка бирергә дип сала барабыз. Механизаторларга премияне дә акчалата һәм икмәкләтә биреп барабыз. Һава шартлары яхшы булганда бар көчне биреп эшлибез, - ди хуҗалык җитәкчесенең беренче урынбасары Фиргать Сибгәтуллин.