Апаста “СКЕЙТПАРК” булачак

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Апас Үзәк ял паркында төзекләндерү-матурлау эшләре дәвам итә. «Строймаркет” осталары 20 метрга 40 метрлы “СКЕЙТПАРК” нигезен коеп-шомартып куйдылар. Биредә төрле биеклекле трамплин урнашачак. Тәгәрмәчле такта белән дус яшьләрнең яраткан уен аттракционы булачак ул. Янәшәсенә заманча матур утыргычлар, яктырткычлар, видеокүзәтү камералары куелган терәкләр монтажланды. Бу аерым мәйданчыкның икенче өлешендә заманча электрон экранлы җәйге кинотеатр булачак. Төрле конфигурацияле утыргыч-тумбаларның нигезләре әзер инде. 10 көн элек шушы ук территориядә заманча, җылытылган бәдрәф-контейнер урнаштырылды. Паркка килү юлына 50 машинага исәпләнгән автотукталышта та җир астына күмеп калдырылачак юан диаметрлы су агу юлын монтажлау 22 августта тулаем төгәлләнде. Эшләрне башкаручы-мастер Рамил Галакберов тиздән бу объектлар да файдалануга тапшырылачак, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International