Апас мәдәният йорты каршында оешкан "Замандаш" агитбригадасы "АгроАктив" хуҗалыгының кыр хезмәтчәннәренә музыкаль ял бүләк итте. Иген язмышы өчен көч куючы райондашларыбыз төшке ял вакытында җырлар тыңлады.