“Авыл яшьләре” унынчы республика спорт ярышларына Апастан 30 кешелек команда барачак
27-29 августта Зәй шәһәрендә шундый исем астында үтәчәк зур спорт ярышларында апаслылар җиңел атлетика, көрәш, таяк, аркан тартышу, өстәл теннисы, бадминтон һәм башка спорт төрләрендә Татарстанның 45 командасы белән ярышачак. Быел бу спорт бәйрәмендә яшь терлекчеләр, яшь механизаторлар арасында да үзенчәлекле спорт бәйгеләре уздырылачак. Бүген Апас җыелма командасына кандидатлар барлана. Спорт заллары, ачык спорт мәйданчыкларында күнегүләр бара. Ел да бу зур спорт ярышында катнашып, апаслылар бүләксез кайтмый. Быел да шулай булсын, Апас яшьләре!