Йомралы берләшмәсенең алдынгылары премия алды

2017 елның 25 августы, җомга

Горбунов берләшмәсеннән Ринат Ильясов белән Әлфис Шиһаповлар да җитәкчеләргә рәхмәтле.

Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Шәрифҗан абый Шакиров ярдәмчесе Илфат Галимшин белән район башлыгы кулыннан 5 мең сум күләмендә премия алды. 

– Җиденче класстан бирле авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итәм. Язгы чәчүдән кырда, ел әйләнәсе барлык эшләрне дә башкарабыз. Эшебезне бәяләп премия тапшырганнары өчен рәхмәт, - ди ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International