Горбунов берләшмәсе комбайнчылары 2 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр премия алу бәхетенә ирештеләр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Районыбыз игенчеләре көнне төнгә ялгап, һава шартлары яхшы булганда бар көчләрен биреп эшлиләр. Берләшмәнең Фирдүс Ибәтуллин, Марат Гыйбадуллин, Илгиз Зиннуров экипажлары район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан икенче тапкыр 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр. - Игеннең чыгышы бик әйбәт. Шатланып эшлибез. Яңгырлар яумасын да, комбайннарыбыз ватылмасын, - диләр алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International