Апас хокук сакчылары-Татарстанда беренче

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Район эчке эшләр бүлеге җыелма командасы Татарстан эчке эшләр министрлыгы ел да үткәрүче Спартакиада спорт ярышларында актив катнаша һәм җиңеп, Апаска гадәттә бүләкләр, Кубок белән кайта.15-17 августта Татарстан башкаласында үткән быелгы спорт ярышларында апаслыларның 5 кешелек җыелма командасы җиңел атлетика-кросс ярышларында үз көндәшләре арасында беренче урынга лаек булды. 
Команда капитаны Фәнис Хәялиев хезмәттәшләре белән бик хаклы горурлана. 
-Кросс этапларын Айрат Нигмәтҗанов, Рамил Гафуров, Алена Романова һәм Илнур Габидуллин тиз һәм җиңүгә зур омтылыш йөгерде. Бу чираттагы уңышыбыз нигезе-спорт, сәламәт яшәү рәвеше белән дус булу,-ди. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International