30 август – Республика көне уңаеннан Апаста бәйрәм чаралары программасы

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

30 август – Республика көне уңаеннан Акхуҗа авылында яңа спорт мәйданы ачыла, асфальт юл кулланылышка тапшырыла.

Шулай ук 10.00 сәгатьтә Үзәк паркта бәйрәм чаралары уза.

Кунакларны төрле милләт вәкилләренең ансамбльләре каршы ала.

Бәйрәм “Кызу урак өстендә дә гармун эшкә көч өстәде...” театраль күренеш белән башланып китә.

“Гармун моңы-йөрәк җыры” фестиваленә йомгак ясалып, җиңүчеләре төрле номинациядә бүләкләнә.

Балалар мәйданчыгында китапханәчеләр тарафыннан нәниләр өчен бәйрәм чаралары күрсәтелә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм аграр көллият укучылары тарафыннан күргәзмә оештырыла.

 Төрле спорт уеннары булачак. Сату рәтләре, батутлар эшлиячәк.

18.00 дә “Алга-Татарстан, бас-Апас!” дип аталган бәйрәм дискотекасы булачак.

22.00 дә Бәйрәм салюты. Рәхим итегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International