Апасның Җәмигь мәчетендә имамнарны чираттагы айлык җыелышы узды. Биредә Корбан гаетен оешкан төстә, имин уздырып җибәрү, каберлекләрне, зиратларны чиста тоту, яшь буынга таяныч, киңәшче булу хакында сүз булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.