Апас районы чемпионы-Акхуҗа командасы

2017 елның 29 августы, сишәмбе

26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле  спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде. Ике ай барган бу зур Кубок-футбол фестивалендә районда барлыгы 8 команда катнашты. Финалга үткән командалар арасында быел Акхуҗа ир-егетләренә тиңнәр табылмады. Икенче урында Каратун, өченче урында Апас җыелма командасы. Район электр челтәрләре футбол командасы дүртенче урынга чыкты.

- Җиңүчеләргә бүләкләр алуда, сертификатлар тапшыруда теләп булышкан киң күңелле, спорт яратучы эшмәкәрләргә бик зур рәхмәт,-ди бу ярышларны төп оештыручыларның берсе, “Алтын алка” тренеры Ленар Мотыйгуллин.

Ярышларны Апас халкы да бик тансыклап һәм яратып тамаша кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International