26 августта «Алтын алка» бозында Апасның ветеран хоккейчылары белән яшьләр командасы иптәшләрчә очрашу үткәрде. Тренер Дамир Низаметдиновның Россиякүләм хоккей турнирларында катнашып, спорт мастерлыгына кандидат кызы Карина бу матчта көндәшләре капкасына ике алка кертте.
-Кызым минем гаиләм горурлыгы,-ди үзе дә бу көнне кызып-кызып ветераннар хоккей командасында уйнаган әтисе Дамир. Аның шатлыгын без дә уртаклашабыз. Апаста малайлар, ир-егетләр белән бертигез хоккей уйнаучы Камилә Сафина да бар. Кызларның шулай хоккей яратуы бик матур күренеш!