“Сәләт” балалар иҗат үзәге каршында уртак көч белән төрле елларда СССР, Россия дәүләтләре чикләрен саклаган батыр якташларыбыз хөрмәтенә аерым монумент-һәйкәл кую теләген быел район башлыгы белән бер очрашуда яшьләр җиткергән иде. 28 август бу монумент-һәйкәлнең нигезе куелды. Аның каршысында чик буен гәүдәләндерүче чик буе баганалары монтажланды.
-Монументта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән барлык апаслыларның тулы исемлеге дә урнаштырылачак. Барлык сораулар белән авыл җирлекләренә яки район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки исемлеккә керми калучылар да булырга мөмкин,-дип кисәтә бу объект өчен җаваплы Марсель Вәлиев һәм Илсур Гатиятуллин.