Апас районында тузган, авария хәлендәге торакларда яшәүче 23 гаилә быел дәүләт программалары буенча яңа фатирларда, йортларда өй туйлары үткәрә. Район үзәгенең Яшьләр микрорайоны, Ленин, Һади Такташ, Совет урамнарында моннан 45-55 еллар элек салынган тузган тораклар сүтелә һәм аның җирләре дәүләт фондына күчерелә.
-Безнең район Россия, Татарстан дәүләт төзелеш, төзекләндерү программаларында бик актив катнаша. Киләчәктә дә шулай булачак,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.