ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
21 апрельдә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр район Советы һәм башкарма комитетының  кече утырышлар залында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 45нче номерлы Апас бермандатлы сайлау округыннан депутат И.Р.Гафуров һәм аның ярдәмчеләре шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 21-5-56

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
 “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы 15 апрельдә старт ала. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла.
Районның миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин сүзләренчә, быел районда 14 кеше паспортын югалткан. Урлатучылар юк. Шунысын да онытмаска кирәк, хәзер паспорт югалту, ягъни, яңасын алу 1500 сумга төшә. Әле бу суммага 300 сум штраф та өстәләчәк. Игътибарсызлыкның бәясе – кыйммәт.
Бүген Татарстанны үстерү эшендә һәркем катнаша ала. Бу – гомуми сүзләр генә түгел. Кичә республикада “Президент белән бергә” иҗти­магый хәрәкәте оешты. Ул республика, аның киләчәгенә карата битараф булмаган һәркемне берләштерүче көч булыр дип фаразлана.Башкалада “Без булдырабыз! Без бергә!” форумы узды. Анда республиканың төрле районнарында эш­ләү­че 40тан артык иҗти­магый оешмадан 300дән артык вә­кил катнашты.
Апас мәктәбендә район үзәгендә яшәүче сугыш чоры балалары мәктәп укучылары белән очраштылар. Өлкәннәр үзләре кичергән кыенлыклар, ачлы-туклы эшләп, укып йөрүләре турында күз яшьләре аша сөйләделәр, сугыш чоры җырларын җырладылар. Укучылар да өлкәннәргә җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Очрашудан һәркем канәгать калды.




“Электрон Татарстан” информатлары аша “Газпром Трансгаз Казань” ААҖ оешмасы тәкъдим иткән газ өчен түләүләр һәм приборлар күрсәткечләрен кертү мөмкинлеге булдырылды. Түләү өчен информатта махсус урынга штрих-кодны куярга кирәк, яисә кодны үзеңә җыю мөһим.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә бертөркем апаслылар “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында бара торган “Башваткыч” тапшыруына кунакка барачаклар. Ә без исә якташларыбыз катнашкан “Башваткыч” тапшыруын тиздән “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалыннан карый алачакбыз.

ГТО (“Готов к труду и обороне”–“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) нормалары турында күпләр хәбәрдардыр, мөгаен. Өлкән буын вәкилләре моның белән яшьлек елларыннан ук таныш булса, ә ГТО турында ишетеп кенә үскөн яшь буын өчен хәзер мөмкинлек туды.

Апаста исә ГТО нормаларын 13-14 апрель көннәрендә аграр көллият спорт залында тапшыру мөмкин булачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Буада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан йөзү буенча районара ярышлар узды. Алты район спортчылары арасында апаслылар да бар иде. “Дулкын” бассейнында шөгыльләнүче Даниэль Малиновский 100 метр ирекле, аркада, 50 метр брасс стильләрендә уңышлы чыгыш ясап, һәрберсендә беренче урынны яулады.
Хезмәт һәм яз бәйрәмендә 1 сеннән алып 4 майга кадәр ял итәбез. Исегезгә төшерәбез: 4 гыйнвардагы ял көне 4 майга күчерелә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә дә яллар шактый булачак. 9, 10, 11 май – өч көн ял. 9 май көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көне дүшәмбе -11 майга күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International