ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
 – 19 апрель көнне Җәмигь мәчетендә балалар һәм олылар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе уздырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә. Тыңлаучылар һәм катнашучыларны көтеп калабыз, – дип хәбәр итәләр район мөхтәсибәтеннән.
Якындагы 5 елга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп янә Илшат Гафуров билгеләнде. Бу хактагы карарны 2015 елның 14 апрелендә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф министрлыгы ике телдә иң оста аралашучы балалар бакчаларын ачыклау максатыннан “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән бәйге игълан итте.

Шул уңайдан Эльвира Измайлова җитәкчелегендә махсус комиссия “Кояшкай” бала

лар бакчасындагы өч группада булып занятиеләрне карадылар, балаларның ни дәрәҗәдә русча белүләрен тикшерделәр, балалар белән аралашып сораулар бирделәр.Конкурс нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңүче бакчаларга акчалата бүләк каралган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апас районы "Рассвет" үзәге "Ветеранга кыр почтасы" дигән акция уздыра. Акциядә "Патриот" клубының 10 акивисты катнаша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының халык артисты, композитор Сара Садыйковага һәйкәл-ансамбль кую» турында 2006 елның 19 декабрендәге 633 номерлы карарына  һәйкәлне кую урынына кагылышлы өлешендә үзгәреш кертелде. Казан шәһәренең башкарма комитеты тәкъдиме белән Сара Садыйковага һәйкәл Габдулла Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында куелачак.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
12 майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары «Россия почтасы»ның бөтен бү­лекләрендә бушлай авиабилетлар алу мөмкинлегенә ия.
Тирә-юнебез көннән-көн ямьләнә, матурлана. Һәр оешма үзенә билгеләнгән участокта чистарту эшләре алып бара. Һәр җирдә бердәмлек, оешканлык сизелә. Ә син үз участогыңны, үзеңнең йорт тирәсен җыештырдыңмы әле? Язгы табигать, яз һавасы урамга чакыра. Әйдәгез, өмәләрдә актив катнашыйк, матурлык, чисталык үзебез өчен кирәк бит!
20 апрельдән районда мәрхәмәтлелек атналыгы башлана. #добрыйтатарстан

Республикада лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять белгечләрдә борчу тудыра


Быел 1 июльдән Татарстанда РФ Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты тормышка ашырыла башлый. Нәкъ менә шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары — РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы счетына яки почта аша күчерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International