ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
Дәвеш, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә гомер итүче ветераннарга  тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды. Һәр авыл җирлеге клубында өлкәннәр өчен коймак белән чәй эчү, концерт номерлары әзерләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин ветераннар белән очрашып сөйләште, районда барган эшләр белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар.
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл саклык ярата” дигән тема астында балалар һәм әти-әниләр белән очрашу үткәрделәр. Балалар төрле уен, шигырь-җырлар аша үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга рәсемле китаплар тараттылар. Соңыннан әти-әниләр белән сөйләшү булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова балаларның иминлегенә кагылышлы мисаллар китереп үтемле чыгыш ясадылар.
23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана.
2015 елның 23 мартыннан республика мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлады. Каникул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Сыйфатлы әйбернең арзанга сатылмаганы хак башында. Ләкин акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, арзанрагын сайларга тырышабыз шул. Әнә шул сыйфатлы “арзан” товар ике райондаш ир-атны төп башына утырткан да инде. Алар социаль челтәрләр аша машина сатып алырга уйлыйлар. Кирәкле товарны сайлап, бәяләрен килешкәч, сатучы як, машинаны килеп алганчы, билгеле бер күләмдәге акчаны банк аша күчерү тәкъдиме ясый. Машиналы булу хыялы белән янган беркатлы ир-атлар 20-30 мең сум күләмендәге акчаны билгесез затлар кулына күчереп тә куя. Нәтиҗәдә, машина да юк, акчадан да җилләр искән, сатучылар да юкка чыккан.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хәзер безнең хөрмәтле ветераннарыбыз район хастаханәсенең махсус палаталарында дәвалана. Биредә алар өчен “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдырылды. Монда алар өчен барлык шартлар да бар. Палатага телевизор, суыткыч, чәйнек һәм башка кирәк-яраклар куелган. Заманча юыну кабинасы, бәдрәф эшли. Бер палатада Апастан  сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрит Юнысов дәва ала. Палата ишеге янәшәсендә ветеран турында мәгълүмат язып эленгән. Фәрит абый 7 классны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Тракторда, комбайнда тырышып хезмәт итә. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укуын дәвам итә. 1949 елда хәрби хезмәткә алына, Төньяк Кореяда хезмәт итәргә туры килә аңа.
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев Хәербанәт әбине тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерде.
– Һәр атнада уза торган шимбә планеркасыннан соң мин иртәнге 8-9 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итәчәкмен. Бу кабул итүләрдә прокурор, полиция вәкилләре дә булачак. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга шунда ук җавабын да алырлар, фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерерләр, – диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин,  25 март көнне район хакимиятенең актлар залында районыбызның кече һәм урта  бизнес вәкилләре белән очрашуда.
Район Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре һәркемнең күз алдында диярлек. Районда узган мөһим чаралар, бәйрәмнәр алардан башка узмый. Бүген район Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан без район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– 13-15 март көннәрендә Питрәчтә республикабызның яшь көрәшчеләренең унынчы Спартакиадасы узды. Биредә Апас мәктәбеннән Адел Салаватуллин, Данил Нәҗмиев үз үлчәү категорияләрендә (45-50 килограмм) беренче урыннарны яуладылар. Мөсәвир Минһаҗев (70 килограмм) өченче урынга, Биеш мәктәбеннән Раил Фәсхетдинов (60 килограмм) дүртенче урынга лаек булдылар , – дип хәбәр тренер Ринат Гыйламов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International