Апас районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Быел район буенча 11 сыйныфны 114 бала, 9 сыйныфны 239 бала тәмамлый.
Апас районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Ул Рамил Хәбибуллин җитәкчелегендәге “Апас” муниципальара эчке эшләр бүлеге коллективы белән очрашты, эш шартлары белән танышты, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрде.
Район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре алып барылуга да карамастан, апаслылар диспансеризация үтүне кичектермиләр.
Апас район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе булып Илнар Нигъмәтҗанов билгеләнде. Илнар әлеге оешмада 2005 елда инженер булып эшли башлады. Әлегә кадәр ул җитәкче урынбасары вазифасын башкарды.