Район үзәк китапханәсендә “Ел китапханәчесе – 2014” бәйгесенең соңгы этабы узды. Биредә катнашкан биш китапханәче: Тәнзилә Латыйпова (Болынбалыкчы), Валентина Шәйдуллина (Дәүләки), Гөлнур Илалова (Биеш), Гөлүсә Гайфуллина (Кече Болгаер), Алсу Камалиева (Шыгай) тагын бер кат үз һөнәрләренә тугрылыклы һәм ни дәрәҗәдә оста булуларын күрсәттеләр. “Ел китапханәчесе” булып Тәнзилә Латыйпова танылды.
Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр “Игьтибар, балалар!” профилактик чарасы үтә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне тагын да арттырдылар. Әлеге айлык кысаларында без хокук сакчылары һәм укытучылар катнашында рейдка да чыктык.
Идрәз егете Раил Гыйззәтуллин хәрби чакырылыш буенча армиягә узган елның 20 маенда киткән иде. Таҗикстан-Әфганстан чигендә хәрби шофер булып хезмәт иткән якташыбыз 23 майда күкрәк тулы медаль, түштамгаларын балкытып туган авылына әтисе Наил, әнисе Алсу, апа-сеңелләре Гүзәл, Адилә янына кайтып бар авылдашларын һәм туганнарын сөендерде.
28майда, ягъни бүген, Радик Галимҗанов җитәкчелегендәге 30 аграр көллият курсанты өч көнлек хәрби-патриотик җыенга китте. Егетләр чын солдат тормышын татып карый алачакларына бик шат. Аларның солдатка ничек әзерләнүләре турында газетаның киләсе санында укырсыз.
Олы Бакырчы һәм Дәүләки мәктәбе коллективлары өчен дә Соңгы кыңгырау истәлекле һәм дулкынландыргыч булды. Быел Олы Бакырчы мәктәбенең 11 классын ике укучы тәмамласа, 9 классны тәмамлаучылар унау. Дәүләки мәктәбендә 6 укучы 9 сыйныфны тәмамлый. Биредә дә укучылар һәм укытучылар коллективы исеменә бик күп изге теләкләр яңгырады.