60 еллык тарихы булган Килдураз мәктәбеендә быел республикакүләм программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара.
10 июльдә районга эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” Холдинг генераль директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.
22 июнь – Хәтер көнендә район үзәгендәге Мемориаль комплекска тантаналы шартларда “Туганнар каберлекләре”ннән алып кайтылган туфраклар урнаштырылды. Якыннары яу кырында ятып калган райондашлар күз яшьләрен тыя алмыйча рәхмәтләрен белдерделәр.
15нче июньдә Апас районы делегациясе Иваново шәһәренә татар халкының милли бәйрәме – 20нче Сабан туен билгеләп үтәргә барды. Апаслыларны ачык йөз, тәмле сыйлар белән каршы алдылар.
Шәрәфетдиновлар гаиләсе – Үтәмешнең йөзек кашы. Илдүс абый белән Флера апаның картаймас йөрәге авылның һәр гаиләсе, һәр кешесе, һәр тыкрыгы өчен борчылып яши.
Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Район җитәкчелеге тарафыннан якташларыбыз һәрдаим игътибар, кайгырту тоеп яшиләр. Әлеге туган нигезләреннән аерылу ачысыннан бәргәләнгән, бертөрлелектән талчыккан апа-абыйларыбызга күпмедер күңел җылысы, шатлык өләшү, шулай ук милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлап кайту максатыннан, 10 июнь көнне районнан делегация барып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәрберсенең хәлләрен белешеп, яшәү шартлары белән танышты.
Сабантуй алдыннан сатмышлылар зур бүләккә ия булдылар. 17 майда гына төзелә башлаган барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пункты инде файдалануга да тапшырылды.
8 июнь көнне район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күңеллерәк, матуррак була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка – олысына-кечесенә ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде.