Бүген шулай ук Олы Бакырчы,Чирмешән, Кзыл-Тау, Тутай, Югары Акхуҗа, Сатламыш һәм Югары Ындырыч авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар булды. Авыл халкын иң борчыган мәсьәлә - авыл эчендә юлларның начар булуы. Шулай булуга да карамастан, күтәрелгән проблемалар бүген уңай якка хәл ителеп бара. Быелгысы елда тагы 8 авылга асфальт юл салыначак.
Бу көннәрендә район авылларында район Советы, район Башкарма комитеты һәм районның төрле оешма җитәкчеләре белән берлектә авыл халкы белән очрашу бара. Очрашуда шул авылда урнашкан социаль объектларны: мәктәп, клуб, кибет, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пукнтларын карау, аларның торышы тикшерелә. Шундый очрашулар районның 11 авылында узды инде.
Район мәктәпләренең тугызынчы “Сәламәтлек театрлары” конкурсларында иң яхшы сценарий язу һәм аны сәхнәләштерүгә ирешкән 9 мәктәп клллективының финал бәйгесе район Мәдәният йорты сәхнәсендә узды.