ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Урта Балтай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәлахова Резедә Әбүзәр кызы Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәргән " гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында 1 нче урынны яулады.  Җиңүченең эше-ТАССР үсешенә зур өлеш керткән атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәлахов Мәхмүт Миңнулла улының гаилә архивының документлары төп нөсхәләре " Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «ДБУГА саклауга тапшырылды һәм Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертелде.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 11 августына көндәлек оператив фаразлау

Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.

 

Ел саен гражданнар үз милкендә булган  транспорт, милек һәм җир салымнарын түли.

Татарстанда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала,чөнки салам һәм бөртекләр-җиңел ялкынсынучы масса.

90 ел эчендә район халкы тарафыннан озын, авыр һәм данлыклы юл уздырылды. Бөтен ил белән бергә район үз вакытында нык халык хуҗалыгы төзи, Бөек Ватан сугышы кырларында сугыша, сугыштан соң Фидакарь хезмәт куя.Без туган ягыбыз, якташларыбыз, Апас җирендә намус белән хезмәт итүчеләр, аны данлаучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Дистәләрчә еллар дәвамында салынган традицияләр, Апас җиренең алга таба чәчәк атуына ныклы нигез салып, алмашка килүчеләр тарафыннан сакланып кала һәм арта бара. Безнең районда аерым күңел җылысы, кунакчыллыгы, намуслы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы гүзәл кешеләр яши. Нәкъ менә шундый сыйфатлар халыкның алга таба да мул тормыш алып баруына, районыбызның һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез булып тора. Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, барлык башлангычларда да уңышлар, тотрыклылык һәм икътисади үсеш, үз көчегезгә һәм иртәгесе көнгә ышаныч, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек телим! Безнең район һәрвакыт матур, уңайлы һәм тыныч булсын. Бәйрәм белән!

Ихтирам белән, район Башлыгы Равил Хисамутдинов.


8
август, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы  территориясендә

гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЛАУ

ВКС режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында


7
август, 2020 ел
җомга

ТР территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International